Аннотация к выставке произведений советских художников «Слава труду!»

Хезмәткә дан!

 

Сәнгать тарихында хезмәт темасы иң борынгылардан берсе булып тора. Инде борынгы аучы үзенең шөгыльләрен сурәткә төшергән. Борынгы мисырлылар төрле һөнәр төрләрен чагылдырганнар. Югыйсә, антик һәм урта гасыр заманында эшче хезмәте рәссам кулы өчен лаеклы саналмаган, ә инде Ренессанс чорында “югары” сәнгать кешенең көндәлек тормышын игътибар үзәгенә ала, шуннан соң “хезмәт” темасы акрынлап рәсем сәнгате мәдәниятендә үз урынын яулап ала. 19нчы Европа гасыры, әлеге мәгънәдә, тулы жанр тудырып, хезмәт кешесен актив рәвештә чагылдыра. Бу күренеш рәсәй сәнгатендә дә барлыкка килә. Эшчәнлек төре мондый теманың аерым идеологик нигезен дә билгели. Хезмәт тематикасы бигрәк тә актуаль һәм кискен рәвештә совет сәнгатендә чагылыш таба, аның өчен тәүге тапкыр беренче планга чыгарылучы яңа революцион чорның геройлары – төзүче, монтажчы, корыччы, колхозчы, балыкчы һәм башкалар мөһим була. Алар азат кешенең ирекле хезмәте барлыкка килүен игълан итүче чор казанышларын күрсәтә.

Коммунизм төзүчеләр героизмын күрсәтергә өндәүче “Хезмәткә дан!” дип аталучы күргәзмәләр совет сәнгатенең аерым вакыйгасы булып тора. Әсәрләрнең ихласлыгы һәм профессиональлеге нәтиҗәсендә, мондый экспозицияләрнең рәсми төсмере кими, аларның күбесе музей тупланмаларына эләгә. Алар бүген безгә совет чорының гасырга сузылган хезмәт темасы үсеше тарихын чагылдыра. Үзгәртеп кору чоры хезмәт кешесен һәм хезмәт төрләрен сурәтләүдән туктап, игътибарны иҗтимагый үзгәрешләргә күчерә һәм тема үзе үк заман документы булудан туктый.

Совет сынлы сәнгате тамашачыны КамАЗ, БАМ, нефть эшкәртү, нефтехимия, металлургия заводлары, ГЭС кебек иң әһәмиятле төзелешләргә юнәлтә. Без диңгез киңлекләреннән һәм Казахстан чирәм җирләрен үзләштерүдә булган фикерләр киңлегеннән тәэсирләнәбез. Табигатьтәге бернинди афәтләр совет кешесен туктатып кала алмаган. Совет рәссамы табигать көчләрен җиңүче хезмәт кешесе образын һәм бер үк вакытта үзенең гадилеге белән гүзәл булган һәм тулы абруйга ия геройны иҗат иткән.

Күргәзмә экспонатлары арасында социалистик реализмның иң яхшы вәкилләреннән саналган А. Һәм П. Смолиннар, Б. Давыдов, В. Жемерекин, Б. Неменский, Г. Нисский, И. Рубин, П. Соколов-Скаль, О. Филатчев, Р. Кильдибеков, Н.Кузнецов, В. Куделькин, А. Мәҗитов, В. Попов, Е. Симбирин, В. Скобеев, М. Усмановның чын шедевр әсәрләре бар. Күп кенә хезмәтләр күргәэмәгә беренче тапкыр куела.

Күргәзмәдә, беренче тракторны чыгарудан башлап, индустриаль җәмгыять төзүгә кадәр булган илнең хезмәт сәхифәләре нәфис образы торгызылган. Совет мәдәнияте хезмәт геройларын “җитештерүгә” юнәлтелгән. Кем куллары белән иң гадел җәмгыять төзелүен күрсәтү һәм шул урында хезмәт барышын чагылдыру өчен, төгәл сурәтләү булдыру максатында, рәссамнар төзелешләргә һәм заводларга, колхозларга һәм лабораторияләргә, портларга һәм тимер юлларга юл тотканнар. Хезмәт геройларын ил белгән, аларның казанышлары данланган, башкаларга үрнәк булган.

Экспозиция дистәләгән еллар дәвамында хезмәт темасы тарихы үсешен дә чагылдыра. 1920-1930 нчы елларда хезмәт темасы шат һәм романтик рәвештә яңгырый (А. Первов “Тракторларны каршылау”). Хезмәт – бу дөньяны үзгәртеп коручы яңа буын кешесенең тууы (Г. Ряжский һәм О. Яновская «Белемсезлекне бетерү»).

Сугыштан соңгы тыныч хезмәт – бу тормышка кайту, әйберләрнең гадәти тәртибен торгызу символы (Ф. Малаев «Очкычлар оча»; Г. Нисский «Семафор»). Төньяк диңгезләрне язу остасы Игорь Рубанның барокко стилендәге көчле хезмәте (“Мурман колхозчылары”) совет кешесенең бернинди табигать афәтләренә җиңелмәслегенә һәм көченә ышандыра.

1950 нче еллар – чирәм җирләрне үзләштерү чоры. Һәм янә – идея өчен, тормышны яңарту өчен, якты киләчәк хакына башкарылган батырларча тырышуның романтик чагылышы (В. Попов «Казахстан язы»; В. Прибыловский «Яңа тормышка»; В. Куделькин «Һөнәрче»).

Алтмышынчы елгылар карашларын үзгәртәләр. Хезмәт темасы матди төсмер ала, табигатьне яулаучы яңа геройлар барлыкка килә. Иң популяр персонажлар – текә төзүчеләр, геологлар, нефтьчеләр, корыччылар һәм башкалар (А.  и П. Смолиннар «Җәнлек аулаучылар»; В. Бундин «Корыччылар Ивашечкин, Тимошенко һәм Васильевның портретлары»; А. Вәлиәхмәтов «Корыч килә»; В. Куделькин «Эстон балыкчысы»).

Экспозициянең әһәмиятле өлешен  җи тештерү алдынгыларының портрет образлары тәшкил итә. Шул рәвешле, үзенчәлекле  “Мактау тактасы” татарстан рәссамнары Виктор Куделькин һәм Ефим Симбирин тарафыннан 1960–1970нче елларда заводларда һәм төзелешләрдә языла. Җитештерү геройлары сәнгать объекты булып китәләр һәм, гомумән, хәзер дә әлеге гади кешеләр шул рәвешле генә кабул ителәләр.

1960–1970 нче елларда индустриаль пейзажлар, эшләп торучы завод, төзелешләрне чагылдыручы картиналар популярлашып китә. Алар рәссамнар тарафыннан, беренче чиратта, үзгәрү колачы ягыннан шаккаттыра торган фантастик чынбарлык, техноген мохит буларак кабул ителәләр.

1970–1980 нче еллар совет сәнгате төрле тенденция, юнәлешләрнең катлаулы кушылмасын чагылдыра, стильгә салучы мул алымнарны үз эченә ала. Традицион пафос белән беррәттән, лирик башлангыч күзәтелә, хезмәт темасы яңара. Шул рәвешле, Борис Давыдов эшләре гадәти булмаган “көнбатышча” күзаллана («Сергей»; «Сөйләшү»). Романтие кәеф һәм классик мирас прототиплары Валерий Скобеевның төсле иҗаты өчен нигез булып тора (“КамАЗның эретү цехы остасы В. Алексеенков портреты»; «Игенче өметләре»; «КамАЗ формовкалаучылары»). Күренекле совет рәссамы Олег Филатчевның эш алымы да шундый ук  классицизмга ия («Яшь балыкчы Александр Корольков портреты»).

Сынлы сәнгатьтә индустриаль хезмәттән тыш, “матди булмаган”  - халык промыселлары да (Р. Кильдибеков, Э. Хохловкина), мәгариф (Б. Неменский) чагылыш таба.

1980-1990 нчы елларда, чорлар кисешкәндә, хезмәт темасы үзенең төгәллеген һәм сәнгатьтә төп урынын башка геройларга биреп,аны югалта.Эшче   сыйныф   пъедесталдан төшә һәм аның урынын башка һөнәр ияләре ала.

Күргәзмә - узган чор хатирәләренә чакыру. Бүген күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләрнең соңгысы иҗат ителгәнгә дә 30 еллап вакыт үтү нисбәтендә, профессиональлек,  кеше турында югары күзаллаулар белән тәэмин ителгән шул мәдәни мирасның шиксез әһәмияте һәм сәнгать берлеге белән хезмәтнең аерылу нәтиҗәләре ачыклана.

                                                          Әхмәтова Динә, сәнгать белгече

Заказать экскурсию


Список экскурсий смотреть >>>